«Булачак укытучыга ярдәмче буларак китапханә»: мәгълүмат көне (16+)

Мәгълүмат көне программасында Чаллы дәүләт педагогия университетының филология факультеты студентлары өчен шәһәр Үзәк китапханәсендә китапханә бүлекләре буйлап күзәтү экскурсиясе оештырылды, аның барышында китапханә тарихы, күрсәтә торган хезмәтләре белән таныштылар. Балалар Кече картиналар галереясында булды. Белешмә-мәгълүмат бүлеге хезмәткәрләре библиографик-белешмә аппаратында консультация үткәрде, мәгълүмат ресурсларын һәм китапханә күрсәтә торган онлайн хезмәтләр белән таныштырды. 

миниатюра
IMG-20220930-WA0040
IMG-20220930-WA0036
IMG_2371
IMG_2367
IMG-20220930-WA0017
IMG-20220930-WA0021
IMG_2372
IMG-20220930-WA0023
IMG-20220930-WA0042
IMG-20220930-WA0035

«Көмеш гасырның якты нуры» дигән мәгълүмати-белем бирү чарасы вакытында кунаклар Марина Ивановна Цветаеваның иҗади дөньясына кереп чумды, аның тормышы һәм иҗатында төп чорларын искә төшерде. Шагыйрь, тәрҗемәче, Россия һәм Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, Э. Касыймов, Ш. Маннур һәм Е.Уткин исемендәге әдәби премияләр лауреаты Мансур Сафин үзенең Марина Цветаева истәлеген мәңгеләштерү белән бәйле иҗади эшчәнлеге турында сөйләде.  

Очрашу «Кайгы һәм бәхет белән сугарылган тормыш» электрон презентациясе һәм «Күңел канатлы булса…» дигән иллюстратив-китап күргәзмәсе белән үрелеп барды.

Чара азагында балалар «Марина Цветаева: язмыш һәм шигърият» әдәби викторинасында актив катнашты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: